news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышы турыдан-туры күрсәтеләчәк

Сайлау комиссиясе утырышы Youtube каналында бүген беренче тапкыр онлайн режимда тапшырыла.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясенең бүгенге утырышы беренче тапкыр республиканың рәсми Youtube каналында реаль вакыт режимында трансляцияләнәчәк.

Утырыш ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең белдерүе белән башлана.

Утырышта сайлау бюллетененең республиканың ике дәүләт телендәге текстын раслау, аны әзерләү, бюллетеньнәрне территориаль сайлау комиссияләренә тарату һ.б. мәсьәләләр каралачак.

Утырыш 10.30 сәгатьтә башлана. Онлайн карау өчен сылтама монда


 

news_right_1
news_right_2
news_bot