Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе өстәмә бюллетень салу турында мәгълүмат ялган дип атады
Мәгълүмат белән бергә таратылган фотосурәтнең Татарстанга бернинди катнашы юк, дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүген республикада узган үзара салым буенча референдум вакытында сайлау тартмасына өстәмә бюллетеньнәр салу турындагы мәгълүматны ялган дип атады.
Тартмаларга өстәмә бюллетеньнәр салу очраклары Татарстанның Нурлат, Лаеш, Питрәч районнарында күзәтелде дигән хәбәрне "Голос" күзәтүчеләре һәм оппозицион активистлар тараткан.
Шул ук вакытта, хәбәрләрнең барысында да бер үк төрле фотосурәт булган. Анда тавыш бирү өчен кулланыла торган үтәкүренмәле тартма һәм бюллетеньнәр сурәтләнгән. Әмма бу рәсемнең бүген Татарстанда уза торган референдумга катнашы юк, дип белдерделәр Үзәк сайлау комиссиясендә.
"Расланмау сәбәпле, Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе сайлау тартмасына өстәмә бюллетеннәр салу хакында мәгълүматны Татарстандагы референдумның дәрәҗәсен төшерү һәм татарстанлыларның сайлау нәтиҗәләренә ышанычын бетерү дип саный", - диелә ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.

