news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе: Сайлау оешкан төстә узар дип ышанам

Беркетмәләр буенча мәгълүмат биреләчәк территориталь сайлау комиссияләре беренче тапкыр видеокамералар белән тәэмин ителгән.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе: Сайлау оешкан төстә узар дип ышанам
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Мин сайлау оешкан төстә, ачык һәм закон кысаларында узар дип ышанам”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

“Барлык участок комиссияләре ачык, эш актив бара. Сайлаучылар шактый күп. Мин үзем тавыш бирдем”, - дип белдерде ул журналистларга.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлауның күзәтүчеләр игътибары астында узуын билгеләп үтте. “Моннан тыш, беренче тапкыр сайлау участокларында күзәтүчеләр сыйфатында Иҗтимагый палата вәкилләре катнашачак”, - диде. Ул халыкара күзәтүчеләр саны 35 булуын белдерде. Аларның кайберләренең Лаеш районында булганнарын әйтте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау участоклары видеокамералар белән җиһазланганын белдерде. “Бу барлык сайлаучыларның 66 процентын колачлый. Бу сайлау кампаниясендә беркетмәләр буенча мәгълүмат биреләчәк территориаль сайлау комиссияләре беренче тапкыр видеокамералар белән тәэмин ителгән. Беренче тапкыр тавышларны исәпләүдә техник чаралар кулланыла”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot