news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларда иминлекне тәэмин итәчәк

Барлык тавыш бирүчеләргә битлекләр, перчаткалар һәм авторучкалар бирелә.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларда иминлекне тәэмин итәчәк

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан учреждениеләрен «карантин» чаралары бетерүнең өченче этабына күчерү көз көне сайлау участокларында файдаланылачак иминлек чараларына йогынты ясамаячак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Без Татарстанның чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчүен аңлыйбыз. Гражданнар антисептик булган урыннарда перчаткалар киеп йөрмәскә мөмкин, әмма без, сайлауларны оештыручылар буларак, вакыйгалар барышының барлык сценарийларына да әзер булырга тиеш. Тавыш бирүне оештыруның төп өстенлеге — тавыш бирүдә катнашучыларның сәламәтлеге иминлеге» — диде Кондратьев.

Аның сүзләренчә, сайлау вакытында Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм РФ Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә эшләнгән барлык иминлек чаралары да үтәләчәк. Килүчеләргә бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар, шулай ук бер тапкыр кулланыла торган авторучкалар таратылачак.

Тавыш бирү көннәрендә — 11-13 сентябрьдә — барлык сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Димәк, һәр сайлаучы үзе өчен уңайлы вакытта тавыш бирә ала. Шул ук вакытта һәр сайлау участогында, кешеләр җыелып тормасын һәм санитар дистанцияне тәэмин итү өчен, тавыш бирүчеләр агымы чикләнәчәк. Керү һәм чыгу юлында дезинфекцияли торган келәмнәр һәм куллар өчен антисептик чаралар урнаштырылачак. Һәр керүченең температурасын үлчиләр.

Тавыш бирү өчен бүлмәләрдә тавыш бирүчеләр арасында санитар дистанция максатларында бер ярым-ике метр арада тамга куелачак. Җиһазлар һәм технологик җиһазлар шулай ук куркынычсыз араны саклап куела. Тавыш бирү өчен кабинкаларда пәрдә булмаячак. Тавыш бирү сере санитар дистанция һәм тавыш бирүчеләрнең агымын чикләү белән тәэмин ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100