news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Валентин Кострин вафат

Валентин Кострин республика Үзәк сайлау комиссиясенә «КПРФ» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Республика комитеты бюросыннан тәкъдим ителгән иде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Валентин Кострин вафат
Үзәк сайлау комитеты матбугат хезмәте

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Валентин Иванович Кострин 76 яшендә вафат булды. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Валентин Кострин 2017 елдан Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе составында иде, аны «КПРФ» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Республика комитеты бюросы тәкъдим итте.

Үзәк сайлау комиссиясе Валентин Костринның вафаты сәбәпле, кайгы уртаклашу сүзләре җиткерде.

«Валентин Иванович югары интеллеклы, әдәпле, дипломатик талантка ия булган һәм сайлау комиссиясе әгъзасы буларак эш үзенчәлеген аңлый торган кеше булып хәтердә калачак», — диелә кайгынамәдә.

Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясендә әйтүләренчә, Кострин демократик үзгәрешләргә һәм гаделлеккә ихлас ышанычы, катлаулы мәсьәләләрне хәл итә белүе белән аерылып торды. Ул һәркемгә ачык, ихлас булды һәм әйләнә-тирәдәгеләргә һәрвакыт хөрмәт белән карый иде, шуңа күрә аның үлеме бөтен кеше өчен дә авыр югалту.

news_right_1
news_right_2
news_bot