news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе эшенә уңай бәя бирелгән

Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау кампаниясен оештыру һәм уздыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт җиткерде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе эшенә уңай бәя бирелгән
архив

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауны оештыру һәм үткәрү буенча ТР Үзәк сайлау комиссиясе эшенә уңай бәя бирелгән. Бу хакта “Пирамида” үзәгендә бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Кичә соң гына Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе белән элемтәгә чыктык. Җитәкчелеккә якынча нәтиҗәләрне җиткердек. Мөрәҗәгатьләр һәм сайлаучылардан килгән сораулар турында сөйләдек. Уңай бәя бирелде, киләчәктә дә яхшы эш теләделәр”, - диде ул.

Мидхәт Шаһиәхмәтов журналистларга, хакимият органнарына, сайлау кампаниясенә әзерлектә булышкан предприятие-оешмаларга рәхмәтен җиткерде. Шулай ук сайлаучыларга рәхмәт әйтте.

“Тавыш бирү штатлы режимда узды. Килгән сораулар оператив каралды. Сәяси партияләрдән, депутатлыкка кандидатлардан күзәтүчеләр җәмгыяте эшләде. Күп кенә комиссия әгъзаларының тавыш бирү хокукы булган. Сайлау участокларында барлыгы 28 меңнән артык иҗтимагый контроль вәкиле катнашкан”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100