news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан үз азык-төлеген Дубайда «Галфуд-2017» халыкара күргәзмәсендә тәкъдим итте

Биредә «Сөт иле», «Күмәч кондитер комбинаты», «3 нче Казан икмәк заводы», Татарстан кулланучылар кооперациясе берлеге ризыклары тәкъдим ителә.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Дубайда азык-төлек, эчемлекләр, кунакханә-ресторан бизнесы һәм Персия култыгы илләре кулинариясенең «Галфуд-2017» 22 нче халыкара күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәрдә. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы экспозициясе куелган. Биредә «Просто молоко», «Күмәч кондитер комбинаты», «3 нче Казан икмәк заводы» предприятиеләре, Татарстан кулланучылар кооперациясе берлеге һәм «Умартачылык буенча дәүләт идарәсе» үз продукцияләрен тәкъдим итә.

Форум үз эшен 2 мартта төгәлли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100