news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Юстиция министрылыгы инвалидларга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк

Гражданнар 4 декабрь көнне иртәнге сәгать 10нан көндезге сәгать бергә кадәр “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә консультация ала алачак.

Татарстан Юстиция министрылыгы инвалидларга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк
архив/Султан Исхаков

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). Инвалидлар көне уңаеннан Татарстан Юстиция министрлыгы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, балаларга, аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм итү буенча чара үткәрә, дип хәбәр итә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге.

Гражданнар 4 декабрь көнне иртәнге сәгать 10нан көндезге сәгать бергә кадәр Казан шәһәре, Дубравная урамы, № 43В йорт адресы буенча урнашкан “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә консультация ала алачак.

Әлеге адреска 46-нчы номерлы автобус белән барып була (“Имәнлек Экопаркы” тукталышы).

Сорауларны (843) 223-02-13 номеры буенча шалтыратып биреп була.

Чарада Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан бүлеге, Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Юстиция министрлыгы, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һ.б. катнашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100