news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юстиция министры урынбасары Актанышта гражданнарны кабул итте

Очрашуда җир законнары, торак шартларын яхшырту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре һәм башка мәсьәләләр каралды.

Татарстан юстиция министры урынбасары Актанышта гражданнарны кабул итте

(Актаныш, 26 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Актаныш муниципаль районында яшәүче гражданнар өчен күчмә кабул итү оештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Министр урынбасарына дистәгә якын кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында Мөхәррәм Ибятов белән гражданнарның җир законнары, торак шартларын яхшырту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре һәм башка мәсьәләләр каралды. Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон таләпләре аңлатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot