Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан юстиция министры махсус хәрби операция ветеранының остазы булды
Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин остаз сыйфатында «Батырлар. Татарстан Геройлары» махсус хәрби операция ветераннарына һәм катнашучыларга ярдәм республика программасына кушылды. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проектның инициаторы - республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Татарстан лидеры сүзләренчә, махсус операциядә катнашучылар патриотлык, батырлык һәм каһарманлык үрнәкген күрсәтте, ә аларның уникаль белемнәре һәм тәҗрибәсе төп дәүләт бурычларын хәл итүдә кирәкле булырга тиеш.
Рөстәм Заһидуллинның хәрбиләр белән беренче очрашуы Татарстан Юстиция министрлыгында узды. Ул майор һәм махсус хәрби операция ветераны Рөстәм Ринат улы Нигъмәтҗанов өчен остаз булды. Ул министрга үзенең һөнәри юлы, белеме, казанышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.
Әңгәмә барышында Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, Нигъмәтҗанов кебек белгечләрнең тәҗрибәсе министрлык алдында торган бурычларны гамәлгә ашыру өчен файдалы булырга мөмкин. Ул аларны киләчәктә дә төбәк файдасына эшкә кертүнең мөһимлеген ассызыклады.
Үз чиратында, Рөстәм Нигъмәтҗанов Рөстәм Миңнехановка программаны эшләтеп җибәргәне өчен рәхмәт белдерде һәм анда катнашу ветераннарга Туган илгә хезмәт итүләрен дәвам итеп кенә калмыйча, Татарстан үсешенә дә өлеш кертергә мөмкинлек бирүен әйтте.
Видео: ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз