Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Юстиция министрлыгында зиратларның санитар-саклау зоналарын билгеләргә куштылар

ТР Юстиция министрлыгында муниципаль берәмлекләр территориясендә ритуаль хезмәтләрне оештыруга бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Анда зиратларның санитар-саклау зоналарын билгеләүгә аерым игътибар бирелде.
Министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, санитар-саклау зонасы үзенең функциональ билгеләнеше белән саклагыч барьер вазифасын үти. Аларның зурлыгы, зиратның мәйданына карап, 1000-50 метр тәшкил итәргә мөмкин.
Республикада җирләү өчен билгеләнгән 3806 объектның 27се өчен генә санитар-саклау зоналары проекты әзерләнгән, әлеге объектлар буенча проектның санитар кагыйдәләргә туры килүе турында санитар-эпидемиологик бәяләмәләр бар.
«Законга үзгәрешләр үз көченә керүгә бәйле рәвештә, муниципалитетларга кыска вакыт эчендә санитар-саклау зоналарын билгеләү буенча тиешле чаралар кабул итәргә кирәк. Бу юнәлештә закон бик яхшы үтәлергә тиеш», - диде юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз