news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Юстиция министрлыгы: Юриспруденция буенча премия җиңүчесе 200 мең сум алачак

2024 елда Державин исемендәге Республика премиясенең юриспруденция өлкәсендә җиңүчесе 200 мең сум алачак. Быел аңа алты эш дәгъва итә. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аларның темалары төрле һәм бик күп: робототехниканы җинаять-хокукый җайга салу мәсьәләләреннән алып агломерацияләрдә коррупция җинаятьләренә кадәр», - дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Лауреатлар өчен тавыш бирү яшерен була. Премиягә лаек булучыларга диплом, лауреат билгесе, билгеләнгән үрнәктәге таныклык һәм 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Бүләкләү тантанасы 14 июльдә, бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның туган көнендә уза. Анда Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot