Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Юстиция министрлыгы коллективы Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде
Татарстан Юстиция министрлыгы коллективы бүген, 8 сентябрьдә узучы республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнаша. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сайлауларда катнашу – ул безнең гражданлык бурычыбыз. Без Дәүләт Советында мәнфәгатьләребезне яклаячак һәм Татарстанда яшәүче һәр кешенең тормышына йогынты ясаячак мөһим карарларны кабул итәчәк кешеләрне сайларга тиеш», - диде юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.
Актив гражданлык позициясе республиканы үстерү һәм анда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен бик мөһим, дип ассызыклады ул.
«Без яшәү өчен уңайлы һәм чәчәк атучы төбәктә яшәргә телибез, һәм безнең сайлау – ул Татарстан киләчәгенә өлеш кертү», - диде Ибәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз