news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ЮНЕСКО һәйкәлләренә законлы аерым мөнәсәбәтне ныгытырга планлаштыра

Болгар, Зөя һәм Казан Кремле ел саен үткәрелә торган мониторинг һәм карап тотуга өстәмә финанслау алырга мөмкин.

Татарстан ЮНЕСКО һәйкәлләренә законлы аерым мөнәсәбәтне ныгытырга планлаштыра
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан республиканың ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән мәдәни мирас объектларына закон нигезендә аерым мөнәсәбәтне ныгытырга планлаштыра. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Мин чын-чынлап бәхетле, чөнки бишенче чакырылышның соңгы сессиясендә ЮНЕСКОга кертелгән һәйкәлләргә аерым мөнәсәбәтне ныгытучы законнарга үзгәрешләр беренче укылышта кабул ителде. Бу ел саен үткәрелә торган мониторинг та, һәйкәлләрне консервацияләү өчен ел саен конкрет чаралар да», — диде Ларионова.

Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән өч объект: Болгар, Зөя һәм Казан Кремле бар. Аның сүзләренчә, аларның аеруча системалы ярдәм алачагына ышаныч бар, чөнки алар - Бөтендөнья универсаль кыйммәте булган һәйкәлләр.

«Минемчә, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче сессиясендә үк бу закон кабул ителәчәк. Ул безнең һәйкәлләрнең әһәмиятен югалтмаячагына, максатчан финанслау һәм куәтле дәүләт яклавына ышанычлы булырга мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.

Интервьюны тулысынча «Вакыйгалар» порталында укыгыз. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында интервьюның телевизион версиясен тамашачылар шимбә көнне 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100