news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлындагы авариядән соң чит ил машинасының ишекләре салонга батып кергән

Юл һәлакәтендә ике машина йөртүчесе һәм бер автомобильнең пассажиры зыян күргән.

Татарстан юлындагы авариядән соң чит ил машинасының ишекләре салонга батып кергән

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан юлында булган авариядән соң чит ил машинасының ишекләре салонга батып кергән. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Бүген иртән Лаеш районының Полянка авылы янында «Рено Логан» автомобиле яннан «Хендэ Солярис» машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, соңгысының ишекләре салонга батып кергән. «Рено» автомобиленең алды җитди зыян күргән.

Авария нәтиҗәсендә юл һәлакәтендә катнашучыларның барысы да төрле тән җәрәхәтләре алган: машина йөртүчеләрнең икесен дә һәм «Рено» пассажирын җирле хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot