news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында яна башлаган «КАМАЗ»ны трактордан су сиптереп сүндергәннәр

Янгын мәйданы 3 кв. метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

Татарстан юлында яна башлаган «КАМАЗ»ны трактордан су сиптереп сүндергәннәр

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). ТР трассасында ут капкан «КАМАЗ»ны трактордан су сиптереп сүндерделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 10.33 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына республиканың Кукмара районы Нырья авылы янындагы юлда «КАМАЗ» яна башлады, дип хәбәр килде.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, җирле халык, су сыешлыгы булган трактор ярдәмендә, ут капкан зур йөк машинасын сүндерде.

Янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде. Алдан ачыкланганча, янгынның сәбәбе — транспорт чарасы механизмнарының төзек булмавы.

news_right_1
news_right_2
news_bot