Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан юлында йөк машинасына бәрелгән автомобиль йөртүчесе үлгән
Һәлакәт кичә кич Казан-Малмыж юлында булган.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында бер йөк машинасы Чувашиядән килгән җиңел автомобильне бәрдергән. Аның йөртүчесе үлгән. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.
Аларның сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Казан — Малмыж юлында булган. «КАМАЗ» белән Чувашиядән килгән «Тойота» кара-каршы бәрелешкән, җиңел машина яньчелгән.
«Тайота» автомобиле йөртүчесе шунда ук үлгән. Ашыгыч ярдәм килде, әмма ярдәм итә алмады», — диде шаһитлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз