news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында Renault йөртүчесе фурага юл бирмичә һәлак булган

Бүген Татарстанның Буа районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Фото: © Дәүләт автоинспекциясе

Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, Казан – Буа – Ульяновск юлының 124 чакырымында 63 яшьлек Renault Duster йөртүчесе, Mercedes-Benz йөк машинасына юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән.

Фото: © Дәүләт автоинспекциясе

news_right_1
news_right_2
news_bot