news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике машина кара-каршы бәрелешкән, бер кеше һәлак булган

Татарстанда ике машина кара-каршы бәрелешкән, бер кеше һәлак булган
ЮХИДИ

Бүген Татарстанның Мөслим районында  юл-транспорт һәлакәтендә бер ир-ат үлде, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе.

Якынча ачыкланганча, «Нива» шоферы каршы як полосага чыккан. Анда ул «Лада» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән машиналар як-якка киткән.

«Нива» йөртүчесе шунда ук үлгән. «Лада» машинасының йөртүчесе имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot