news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында Nissan һәм «КАМАЗ» автомобильләре бәрелешкән, җиңел машина шоферы үлгән

Кичә кич Р-241 трассасының 14нче километрында, Татарстанның Югары Ослан районында, Октябрьский бистәсе янында, Nissan һәм «КАМАЗ» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

Шаһитлар әйтүенчә, җиңел автомобильгә – Ульяновск, йөк машинасына Түбән Новгород номерлары куелган булган.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобильгә җитди зыян килгән, аның йөртүчесе салонда кысылып калган. Аны салоннан чыгарып, якындагы хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Республика Дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматлары буенча, җиңел автомобильнең 61 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Соңрак ул алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.

ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

 

Фото: © шаһитлар

 

news_right_1
news_right_2
news_bot