news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында Mitsubishi белән «КАМАЗ» бәрелешкән, җиңел машинаның йөртүчесе үлгән

Кичә Түбән Кама районында, Чистай – Түбән Кама автомобиль юлының 73нче чакрымында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, Mitsubishi автомобиленең йөртүчесе имин тизлек сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм «КАМАЗ» машинасы белән бәрелешкән. Шуннан соң юл читенә төшеп киткән.

«Нәтиҗәдә, Mitsubishi автомобиленең йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot