news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында «Лада» фура белән бәрелешкән, җиңел машинадагы пассажир зыян күргән

Юл һәлакәте кичә көндез республиканың Менделеевск районында Татар Чаллысы авылы янында булган.

Татарстан юлында «Лада» фура белән бәрелешкән, җиңел машинадагы пассажир зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан юлында «Лада» автомобиле Пермь краеннан килүче фура белән бәрелешкән, җиңел машинадагы хатын-кыз пассажир зыян күргән.

Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, юл һәлакәте кичә көндезге өченчеләр киткәч республиканың Менделеевск районында Алабуга – Ижевск автомобиль юлында — Татар Чаллысы авылы янында булган.

«Лада» автомобиленең йөртүчесе, тайгак юлда идарәсен югалтып, Пермь крае номерлары куелган фураны «куып» җиткән.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән.

«Юл һәлакәтендә „Лада“ның пассажиры зыян күргән. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», - дип белдерде авариянең шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot