news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында көпчәге шартлап, машина әйләнеп капланган, өч кеше зыян күргән

Бүген республиканың Тәтеш районында Нармонка авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстан юлында көпчәге шартлап, машина әйләнеп капланган, өч кеше зыян күргән
авария шаһитлары фотосы

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). ТР трассасында көпчәге шартлап, чит ил машинасы әйләнеп капланган, өч кеше зыян күргән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.

Агентлыкка билгеле булганча, бүген республиканың Тәтеш районында Нармонка авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булган.

«Ниссан Альмера» машинасының хәрәкәт вакытында көпчәге шартлаган, машина әйләнеп капланган.

Шаһитларның сүзләренә караганда, ашыгыч ярдәм машинасы авария урыныннан хастаханәгә зыян күргән өч кешене алып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot