news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында ике йөк машинасы бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең берсенең башы һәм кулы җәрәхәтләнгән.

Татарстан юлында ике йөк машинасы бәрелешкән

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновскидан килгән йөк машинасы Татарстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта авария шаһитлары сөйләде.

Бүген якынча көндезге сәгать өчләрдә Яшел Үзән районының Новониколаевск бистәсе янында бер йөк машинасы борылышта икенчесенә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешә. Көчле бәрелүдән машиналарның берсе юл кырыена төшеп киткән. Татарстаннан булган йөк машинасы — шиннар, ә Ульяновскидан булганы буяулар төягән булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең берсенең башы һәм кулы җәрәхәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot