news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында ике машина бәрелешкәннән соң исән калган бердәнбер пассажир да үлгән

Татарстанның Чистай районында, Казан – Оренбург трассасында йөк автомобиле катнашындагы авариядән соң ут капкан җиңел автомобильдәге исән калган бердәнбер пассажирның узган төндә хастаханәдә йөрәге тибүдән туктаган.

«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, ир-ат авариядә җитди тән җәрәхәтләре алу аркасында якты дөнья белән хушлашкан. Шунысын да искәртик: авариядән соң юл һәлакәте булган урынга Республика клиник хастаханәсе санавиациясенең вертолеты юл тота һәм зыян күрүчене хастаханәгә китерә.

Агентлык Татарстанда җиңел һәм йөк автомобильләре катнашында килеп чыккан авариядә алты кешенең һәлак булуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Соңрак аның видеосы чыкты, анда шаһитларның ут капкан машинаны сүндерергә тырышуын күрергә мөмкин.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдрахманов авария хакында сөйләде. Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100