Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан юлында ике кешенең үлеменә китергән авариядән соң җинаять эше ачылды
Татарстан юлында ике кешенең үлеменә китергән авариядән соң җинаять эше кузгатылды, әлеге юл фаҗигасендә Kia автомобиленең ике хатын-кыз пассажиры һәлак булган иде.
Искәртеп үтәбез, юл-транспорт һәлакәте кичә төнлә Татарстанның Кайбыч районында М12 трассасында булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, Kia автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе дистанция сакламаган һәм ярымтагылмалы Sitrak автомобиленә бәрелгән. Нәтиҗәдә, Kia автомобиленең ике пассажиры шунда ук һәлак булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз