news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе үлгән

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе үлгән
шаһитлар

Кичә көндез республиканың Балтач районында, Балтач – Әтнә автомобиль юлында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» машинасының 60 яшьлек йөртүчесе, идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм 36 яшьлек ир-ат идарә иткән Ford автомобиле белән бәрелешкән.

Авариядә «Лада»ның йөртүчесе һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган Ford шоферын хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot