news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, дүрт кеше зыян күргән

Авария республиканың Югары Ослан районында булган.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке сигезләр тирәсендә республиканың Югары Ослан районында җитди юл һәлакәте булган.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитларның сүзләреннән билгеле булганча, Renault автомобиле сулга борылган вакытта аңа «Лада» машинасы килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле юл читенә төшеп киткән.

«Лада» автомобилендә барлыгы биш кеше иде. Пассажирларның берсе салонда кысылып калган. Ашыгыч ярдәм табиблары дүрт кешене хастаханәгә алып китте», — дип искәртте шаһитлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot