news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер хатын-кыз зыян күргән

Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә республиканың Питрәч районында, Казан – Шәмәрдән трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешкән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Seat автомобиленең йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, Kia автомобиле белән бәрелешкән дип фаразлана. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильләрнең берсе кюветка төшеп киткән.

Авариядә Kia автомобиленең йөртүчесе – 58 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар.

«Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100