news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында ике автомобиль кара-каршы бәрелешкән, бер йөртүче үлгән

Бүген иртән республиканың Түбән Кама районында Чистай-Түбән Кама юлының 80нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә,якынча мәглүмат буенча, Mitsubishi внедорожнигы иминлек тизлеген сакламаган, каршы як полосага чыккан һәм «Нива» белән кара-каршы бәрелешкән.

«Нива» автомобиле юл кырыена төшеп киткән, ә икенчесе юлга аркылы борылып баскан.

«Нәтиҗәдә «Нива» йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында ук үлгән, Mitsubishi пассажиры имгәнгән. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана», - диделәр ЮХИДИ инспекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot