news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында җиңел машиналар белән булган авариядә алты кеше зыян күргән

Бер машинаның салонында пассажир кысылып кала.

Татарстан юлында җиңел машиналар белән булган авариядә алты кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында җиңел машиналар белән булган авариядә җиде кеше зыян күрде. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итә.

Кичә кич Бөгелмә районында трассада 10нчы модель «Лада» шоферы идарәне үти алмый һәм чит ил машинасы белән бәрелешә. Көчле бәрелүдән чит ил машинасы кюветка төшеп китә.

Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән, әмма ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында агентлыкка зыян күрүчеләрнең саны - алты, дип хәбәр итәләр. Аларның барысын да төрле җәрәхәтләр белән Бөгелмә хастаханәсенә илткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot