news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында «ГАЗель» ике йөк машинасына бәрелгән, йөртүчесе зыян күргән

Кичә Сорочьи Горы авылы янында юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Трассада «ГАЗель» Mercedes һәм Volvo йөк автомобильләре белән бәрелешә. Фотоларда «ГАЗель»нең алгы өлешенә зыян килгәнлеге күренә.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Газель» шоферы салоннан чыга алмый, урынга килгән коткаручылар ир-атка ярдәм итәләр.

Нәтиҗәдә, «ГАЗель» автомобиле йөртүчесе җәрәхәтләнә, аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot