news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында BMW һәм «Лада» катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган

Җитди зыян күргән ике машина йөртүчене дә Чаллы хастаханәсенә озатканнар.

Татарстан юлында BMW һәм «Лада» катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган
Валентин Кулагин

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Кеше үлеменә китергән авария узган якшәмбедә М7 федераль трассасында, Сосновый бор бистәсе янында булган. Агентлыкның үз хәбәрчесе Валентин Кулагин «Татар-информ»га шундый мәгълүмат җиткерде.

«Зур тизлектә хәрәкәт иткән BMW автомобиленең йөртүчесе 1нче модельле “Лада” белән бәрелешкән. «Лада» шоферы уңга борылган вакытта хәрәкәттә катнашучы башка автомобильчеләргә куркыныч тудырмавына инанмаган», - дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Авария булган мизгел бер машинадагы видеорегистраторга эләккән. Нәтиҗәдә, «Лада» автомобиленең пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Җитди зыян күргән ике машина йөртүчене дә Чаллы хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot