news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында берничә машина катнашында булган авариядә өч кеше зыян күргән

«Лада»ның йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм каршы як полосага чыгып, Skoda автомобиле белән бәрелешкән.

Татарстан юлында берничә машина катнашында булган авариядә өч кеше зыян күргән
Фото: Валентин Кулагин

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке җиделәр тирәсендә республиканың Тукай районында, Чаллы – Түбән Кама трассасында җитди юл һәлакәте булган.

Агентлыкның үз хәбәрчесе авария булган урыннан «Татар-информ»га белдергәнчә, «Лада»ның йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм каршы як полосага чыгып, Skoda автомобиле белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «Лада» Volkswagen автомобиленә килеп сыланган.

Юл һәлакәтендә «Лада»ның 39 яшьлек йөртүчесе, шулай ук Volkswagen автомобиленең 33 яшьлек йөртүчесе һәм 41 яшьлек пассажиры зыян күргән.

«Төрле тән җәрәхәтләре алган “Лада” һәм Volkswagen автомобиленең йөртүчеләрен Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озаттылар. Табиблар, пассажирны карагач, өенә кайтарып җибәрде. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - дип хәбәр итте агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буеча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot