news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында автомобиль әйләнеп капланган, ике кеше һәлак булган

Бүген иртән республиканың Чирмешән районы Нагай бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булган. Җиңел машина юлдан төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнеп капланган, дип сөйләделәр «Татар-информ»га.

 

Фото: © шаһитлар

Машинага җитди зыян килгән, аның яртысы сытылып беткән. Салондагы ике кеше –  машина йөртүчесе һәм пассажир фаҗига урынында һәлак булган.

 

Фото: © шаһитлар

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария Лениногорск-Андреевка трассасының 17нче чакрымында булган. Volkswagen йөртүчесе борылышка кергәндә юлдан төшеп киткән. Урында полиция хезмәткәрләре эшли.

 

Фото: © шаһитлар

 

news_right_1
news_right_2
news_bot