news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында авариядә ике кеше һәлак булган

Юл һәлакәте бүген кич Кече Елга авылы янында Казан-Оренбург трассасында булган.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкән юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте.

Бүген кичке сәгать дүрттә Кече Елга авылы янында Казан-Оренбург трассасында «Ниссан Икстрейл» һәм «Хендэ Солярис» бәрелешә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, «Хендэ» руле артында таксист борылыш вакытында «Ниссан»га юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, таксиның арткы утыргычларында ике пассажир һәлак булган. Машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. «Ниссан» салонында берәү дә зыян күрмәгән.

Зыян күрүчеләрнең барысын да җирле хастаханәгә китергәннәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot