Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан юлында авариядә ике кеше һәлак булган
Юл һәлакәте бүген кич Кече Елга авылы янында Казан-Оренбург трассасында булган.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкән юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте.
Бүген кичке сәгать дүрттә Кече Елга авылы янында Казан-Оренбург трассасында «Ниссан Икстрейл» һәм «Хендэ Солярис» бәрелешә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, «Хендэ» руле артында таксист борылыш вакытында «Ниссан»га юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, таксиның арткы утыргычларында ике пассажир һәлак булган. Машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. «Ниссан» салонында берәү дә зыян күрмәгән.
Зыян күрүчеләрнең барысын да җирле хастаханәгә китергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз