news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында алдагы машинаны узарга чыккан автомобиль юл билгесенә бәрелгән

Бүген иртән республиканың Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәте булган. М5 трассасының 1256нчы чакрымында Dodge машинасын йөртүче алдагы автомобильне узарга чыккан һәм юл билгесенә бәрелгән. Шуннан соң машина трассадан кырыйга төшеп киткән.

Авариядә өч кеше зыян күргән: машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры. Бу турыда «Татар-информ»га вакыйга урында булучылар сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot