news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлларында кыргый җәнлекләр катнашында 48 юл һаләкәте теркәлгән

Хайваннар дөньясына килгән зыян 1,6 млн сумны тәшкил итә.

Татарстан юлларында кыргый җәнлекләр катнашында 48 юл һаләкәте теркәлгән
prav.tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Узган ел Татарстан юлларында кыргый җәнлекләр катнашында 48 юл һаләкәте килеп чыккан. Хайваннар дөньясына килгән зыян 1,6 млн сумны тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында тармак рәисе Федор Батков хәбәр итте.

“Узган ел республика юлларында 48 юл һәлакәте кыргый җәнлекләр катнашында теркәлде. Хайваннар катнашындагы юл һаләкәтләрен киметү максатыннан, “Сак булыгыз, кыргый җәнлек” дип язылган 105 тамга куелды”, – диде комитет рәисе.

Батков сүзләренчә, комитет бу юнәлештә ЮХИДИ идарәсе белән бергәләшеп эшләсә дә, юл һаләкәтләре санын киметеп булмый.

“Моның берничә сәбәбе бар. Беренчесе җәнлекләрнең баш саны арту. Икенчесе, юлларны зурайту, сыйфатын яхшырту. Бу – транспорт агымы артуга китерде. Махсус билгеләр куеп кына, бу проблеманы чишеп булмый. Шуңа күрә автомагистральләр төзегәндә, кыргый җәнлекләрне саклауга да игътибар бирергә кирәк. Мәсәлән, юл кырыена коймалар кою, юлдан чыгу урыннары булдыру. Бу юнәлештә безгә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән дә эшләргә кирәк”, – диде комитет рәисе.

Искәртеп үтик, бүген Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

“Татар-информ” элегрәк Татарстанда аучылык өчен иң кыйммәтле урманнар урнашкан районнар һәм туксанынчы елларда юкка чыгарылган пошилар саны кабат арттырылуы хакында да хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100