news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлларында куркыныч участоклар саны кимегән

Казан-Чаллы юлын төзекләндерү дә һәлакәтләр санын киметте, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан юлларында куркыныч участоклар саны кимегән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан юлларында хәвефле участоклар саны кимегән. Бу хакта бүген яңа ачылган "Казан ЭКСПО" халыкара үзәгендә үтүче "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

"Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" проекты кысаларында республикада 338 чакрым юл төзекләндерелде, шул исәптән 74 юл чатына светофорлар куелды", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, әлеге эшләр нәтиҗәсендә, республика юлларындагы хәвефле участоклар саны, 2016 ел белән чагыштырганда, 73 процентка кимегән.

"М7 трассасының Казаннан Чаллыга кадәр өлешен төзекләндерү юл һәлакәтләренең санын - 8,5 процентка киметте. Зыян күрүчеләр саны да 16 процентка ким", - диде Татарстан Президенты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot