news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлларында йөк автомобильләре һәм автобуслар хәрәкәте чикләнде

Татарстанда буран аркасында федераль әһәмияткә ия трассаларда йөк автомобильләре һәм автобуслар хәрәкәте чикләнде. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Вакытлыча чикләү 11 декабрьдә 17.00 сәгатьтән башлап һава шартлары яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак. Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә артык ихтыяҗ булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot