news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлларында һәлак булган җәяүлеләр саны арткан

Быел Татарстанда 37 җәяүле һәлак булды. Шул ук вакытта үлем статистикасы үсә – узган елның гыйнварыннан августка кадәр һәлак булучылар сигез кешегә кимрәк булган. Мәгълүматларны Татарстан Дәүләт автоинспекциясе китерә.

«Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Статистика мәгълүматларына караганда, агымдагы елда республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә җәяүлеләр саны арткан. Барлыгы бәрдерү нәтиҗәсендә 37 кеше һәлак булган, аларның яртысыннан артыгы – тәүлекнең караңгы вакытында. Машина йөртүчеләргә юлларда, бигрәк тә җәяүлеләр кичүләрен узганда һәм мәгариф оешмалары янында зур игътибар күрсәтергә кирәк, тизлекне алдан ук киметегез, транспорт чарасы белән идарә иткәндә, игътибарны читкә юнәлтүче факторларны булдырмагыз», – дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин.

Ул искәрткәнчә, җәяүлеләргә юлны билгеләнгән урыннарда гына, үзләренең куркынычсыз булуларына ышангач кына чыгарга кирәк.

«Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да үзара ихтирамга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырам. Юлларда куркынычсызлык һәркемнең җаваплылыгыннан тора», - дип игътибар итте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot