Татарстан юлларында быел 23 җәяүленең гомере өзелгән
Сәбәпләре - юлны тиешсез урында чыгу, юл кырыеннан бару һәм караңгы вакытта яктырткыч чаралары кулланмау.
(Казан, 7 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Быел Татарстан юлларында машина бәрдерү нәтиҗәсендә 23 кеше һәлак булган. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, җәяүлеләр белән килеп чыккан һәм кеше үлеменә китергән барлык юл фаҗигаләренең өчтән берен тәшкил итә, ягъни быелның дүрт аенда республика юлларында 74 кешенең гомере өзелгән.
Зыян күрүчеләрнең 17се юл һәлакәтләрендә үзләре гаепле булган. Сәбәпләре - юлны тиешсез урында чыгу, юл кырыеннан бару һәм караңгы вакытта яктырткыч чаралар кулланмау.
"Юлны бары тиешле урыннан гына чыгыгыз. Хәрәкәтегезнең тормыш өчен куркынычсыз булуына ышанганнан соң гына юлыгызны дәвам итегез", - дип кисәтте Ленар Габдрахманов һәм юл аркылы чыкканда, капюшоннарны салырга, игътибарлы булырга өндәде.