Татарстан юлларында бозлавык булачак һәм бераз кар явачак
Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 гыйнварда, республика территориясендә бозлавык һәм кар явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәгә аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил булуы ихтимал.
«Төнлә минималь һава температурасы -2..-7 градус була. Көндез максималь һава температурасы 0..-5 градус», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.