Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан юлларында бер тәүлек эчендә ике хатын-кыз машина астында калып һәлак булган
Хатын-кызларның икесенә дә 64 яшь булган, аларның авария урынында ук гомере өзелгән.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан юлларында бер тәүлек эчендә ике хатын-кыз машина астында калып һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
М7 «Волга» трассасының 813нче чакрымында Уфага таба хәрәкәт иткән «ДАФ» йөк автомобиленең йөртүчесе көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе буйлап юл аркылы чыгып барган 64 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.
Шуннан соң йөк машинасы сул як полоса буйлап шул ук юнәлештә хәрәкәт иткән «Рено Меган» автомобиленә ышкылып узган.
Җәяүле авария урынында ук һәлак булган.
Югары Әлки – Югары Колчура автомобиль юлының (Әлки районы) 16нчы чакрымында «Хендэ» машинасының 27 яшьлек йөртүчесе 64 яшьлек хатын-кызны таптаткан.
Хатын-кыз юл уртасыннан барган. Киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмау сәбәпле, шофер аны абайламый калган.
Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз