news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлларында АКШ җайланмасы белән бетон сала башладылар

Россиядә өч Zimmerman машинасы бар, Татарстанда ул бердәнбер.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). “Татавтодор” җәмгыяте бирелгән консистенцияне төгәл башкаручы мобиль бетонболгаткыч Zimmerman җайланмасын алган. Россиядә өч Zimmerman машинасы бар, Татарстанда ул бердәнбер.

“Татар-информ” корреспондентына “Татавтодор” җәмгыятенең Апас филиалы лабораториясе җитәкчесе Юлия Тимургазиева сөйләвенчә, машинаны компания май аенда алган һәм ул инде республика юлларына бетон салырга чыккан. Аның сүзләренчә, элек бетон измәсе аларга әзер килеш килгән. Хәзер исә 100 килограммнан алып 7 куб. метрга кадәр булган бетонны теләсә кайсы вакытта ясарга була. Мәсәлән, 3 куб. метр бетон кирәк булган объект булса, измә 15 минутта ясала. Техника өзлексез эшли ала, дип җиткерде ул.

Лаборатория җитәкчесе сүзләренчә, машинада ике кеше хезмәт күрсәтә – машина йөртүче һәм оператор. Җайланманы эшләтеп җибәргәндә, “Татавтодор” базасына Zimmerman Industriesның техник директоры Ласло Сабо килеп, мастер-класс күрсәткән.

Zimmerman җайланмасы күп илләрдә, мәсәлән, Яңа Зеландиядә, Кытайда, Испаниядә, Венесуэлуда, Швециядә, Исландиядә һәм Норвегиядә, хәзер инде Россиядә дә кулланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100