Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан юлларын кардан чистартырга 450 берәмлек махсус техника чыгарырга туры килгән
Узган тәүлектә бозлавыкка каршы көрәштә 6954 тонна катнашма кулланылган.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда федераль дәрәҗәдәге юлларны кардан чистарту өчен 126 берәмлек махсус техника эшкә җигелгән, төбәк юлларында – 329 берәмлек техника эшли. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Узган тәүлектә бозлавыкка каршы көрәштә 6954 тонна комлы-тоз катнашмасы, 386 тонна чиста тоз һәм 246 тонна тозлы су кулланылган. Кышын федераль һәм төбәк дәрәҗәдәге юлларны тәэмин итү өчен бозлавыкка каршы материаль тулы күләмдә – 387 мең тонна әзерләнгән.
Хәзерге вакытта Татарстан аэропортлары гадәти режимда эшли, дип җиткерә министрлык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз