news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә юллар сыйфаты буенча рейтингта Татарстан 18нче урынны алды

Татарстан Россиянең 85 субъекты арасында юллар сыйфаты буенча рейтингта 18нче урынны алды. Республикада норматив таләпләргә җавап бирә торган төбәк, муниципаль һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юллары өлеше 62 процент тәшкил итә, диелә РИА Новости тикшеренүендә.

«Россия төбәкләрендә иң сыйфатлы юллар Мәскәү һәм Ханты-Манси автономияле округында булып чыкты, исемлек ахырында Архангельск һәм Киров өлкәләре тора», – диелә хәбәрдә.

Аерым алганда, беренче урынны алган Мәскәүдә юлларның 97,5 проценты норматив таләпләргә туры килә. Икенче урынны алган Ханты-Манси автономияле округында юлларның 87,1 проценты нормативларга җавап бирә, ә өченче позициядә булган Краснодар краенда андый юллар 84,5 процент.

Лидерлар бишлегенә шулай ук Ингушетия (82,2%) һәм Чиләбе өлкәсе (81,4%) кергән. Рейтингның соңгы баскычларында урнашкан Киров һәм Архангельск өлкәләре күрсәткечләре 22 һәм 10,3 процент дәрәҗәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100