news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе башлыгы итеп Ленар Габдрахманов билгеләнде

Ул 2016 елның 8 августыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ Идарәсен вакытлыча җитәкләде.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Полиция подполковнигы Ленар Габдрахманов Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ Идарәсенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аны бүген ведомствоның шәхси составына тәкъдим иткәннәр.

Исегезгә төшерәбез: Ленар Габдрахманов 8 августтан башлап – элеккеге җитәкчесе Рифкат Миңнеханов пенсиягә киткәннән бирле республиканың  ГАИ җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкарды.

Белешмә өчен. Ленар Ринат улы Габдрахманов 1980 елның 25 августында Казанда туган. 2002 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хезмәтен 1999 елның августында юл-патруль хезмәте инспекторы булып башлаган. 2004 елның ноябрендә республика буенча ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте батальоны командиры итеп билгеләнгән. 2015 елның октябреннән башлап юл-патруль хезмәте һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек бүлеген җитәкләгән. 2016 елның 8 августыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкарган.

Өйләнгән, бер улы бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100