news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ЮХИДИ идарәсе автомәктәпләр эшчәнлеген тәртиптә тоту буенча районнар эшен тәнкыйтькә тотты

Бары тик өч районда гына машина йөртергә өйрәтү өчен ябык мәйданчыклар һәм автодром әзерләү эшләре турында мәгълүмат бар

  (Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бары тик өч районда гына машина йөртергә өйрәтү өчен ябык мәйданчыклар һәм автодром әзерләү эшләре турында мәгълүмат бар, дип белдерде бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов.

“Хөкүмәт комиссиясе карары буенча, 1 октябрьгә кадәр машина йөртергә өйрәтү өчен ябык мәйданчыклар һәм автодромнар турында мәгълүмат таләп ителгән иде. Нәтиҗәдә, республиканың Тәтеш, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында гына нинди дә булса эш башкарылуы билгеле булды. Калган районнар бу йөкләмәне киштәгә алып куйган һәм оныткан. Мондый мөнәсәбәткә юл куярга ярамый”, - дип ассызыклады спикер.

Искәртеп узабыз, 2014 елның 12 августыннан Россия Федерациясе территориясендә автомототранспорт чаралары, трамвай һәм троллейбус йөртүчеләрне әзерләү белән шөгыльләнүче оешмаларга яңа таләпләр үз көченә керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100